«Укучы булырга тырыш – китапханәгә языл!»: экскурсия (6+)

30 сентябрь, Ачык ишекләр көнендә 5 нче санлы китапханәгә яшь китап сөючеләр килде. Укучылар өчен «Укучы булырга тырыш – китапханәгә языл!» дигән экскурсия уздырылды.

Запишись в библиотеку
IMG_1968
IMG_1963
IMG_1955
IMG_1954
IMG_1953

Китапханәче белән берлектә балалар әкияти паровозда Уку иленә мавыктыргыч сәяхәт кылды. «Өлкәннәр абонементы» дигән беренче тукталышта балалар өлкәннәр өчен никадәр күп китап тупланганын күрде. Сәяхәт дәвам итте, һәм укучылар балалар бүлегенә килеп эләкте, анда зур кызыксыну белән киштәдәге китапларны карадылар. Китапханәче мәктәп укучыларын кызыклы балалар энциклопедияләре һәм журналлары белән таныштырды. Балалар бик теләп «Әкият битләре буйлап» дигән интерактив викторинада катнашты, анда әкият героен яки әкиятнең исемен белергә кирәк булды. Укучыларга сәяхәт бик ошады, һәм алар киләсе очрашуларга әти-әниләрен алып килеп, китапханәгә язылырга cүз бирде!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: